Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Яңа ел белән котлады
2022 ел Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елы булды, диелә котлауда.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Яңа ел белән котлады.
«Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле дин кардәшләрем! Сезне якынлашып килүче Яңа - 2023 нче ел белән котлыйм!
Григориан календаре белән 2022 нче елга йомгак ясап, бу ел мөһим вакыйгалар белән тулы булды дип ышанып әйтә алабыз. Беренче чиратта, Россия һәм барлык гражданнар өчен ул рухи көч һәм Ватанга мәхәббәтне сынау елы булды. Тормышны үзгәртердәй соңгы вакыйгалар барышында, без арабызда чын-чынлап батыр, фидакяр, Ватаныбыз һәм аның киләчәгенең мәнфәгатьләрен якларга әзер кешеләрнең күп булуын белдек. Мөгаен, соңгы берничә дистә еллар эчендә беренче тапкыр зур илебез халыклары бердәмлеген бәяли алдык, чөнки бу – Россия Федерациясенең күпмилләтле дәүләт буларак кына түгел, ә геосәяси берәмлек буларак та яшәве.
Россия мөселманнары өчен узып баручы календарь елы Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елы булды. 2022 нче ел дәвамында әлеге бөек тарихи датага багышланган бик күп тантаналы, фәнни, мәгариф һәм мәдәни чаралар үткәрелде. Узып баручы бәйрәм елы нәтиҗәләре Россия җирендә мең елдан артык тарихы булган Ислам мәдәнияте һәм дини мирасын торгызу эшендә дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләре, шул исәптән ук миллионнарча мөселманның бердәмлеген раслады.
Быел да, без мирасыбызны өйрәндек, гасырлар тирәнлегеннән зирәклек җыйдык һәм, төрле инану һәм мәдәният вәкилләре булган Россия халыкларының күп гасырлык тормыш тәҗрибәсен аңлап, ил һәм халыкның язмышы, тарихи юлның бердәмлегенә янә инандык. Болар барысы да ихтыярыбызны һәм көчебезне тыныч һәм иҗади тормышка юнәлтеп, киләсе календарь елына ышаныч белән аяк басарга һәм максатлар куярга мөмкинлек бирә.
Аллаһы Раббыбыздан, Яңа – 2023 нче елда, Россия тагын да зуррак уңыш һәм казанышка, тынычлык һәм иминлеккә ирешсен, дип сорыйм. Бар ватандашларыма иминлек, гаилә бәхете һәм ныклы сәламәтлек теләп, догада калам. Изге теләк һәм нияттә булып, аларны тормышка ашыручы, кешеләр һәм халыклар арасында татулык һәм үзара аңлашу булдыручы һәркемгә, Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтен, ярдәмен бирсен.
Иң изге теләкләр белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин», – диелә котлауда.