Россия мөфтиләре Яңа ел каникулларында артыгын ашамаска киңәш итте
Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре озакка сузылган Яңа ел каникулларында табын янында үз-үзеңне контрольдә тотарга чакырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Каникул вакытында, әйтик, Яңа ел бәйрәмнәрендә кеше мөмкин кадәр күбрәк ашарга кызыга: чөнки эшкә барасы юк, бәйрәм дәвам итә, кунаклар килә, ә табыннар сый-нигъмәттән сыгылып тора. Мин артыгын ашамаска, ризык куллану процессын контрольдә тотарга киңәш итәм», - дип белдерде агентлыкка Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев.
Ул мөселманнарга ашау мәсьәләсенә сак карарга киңәш итте.
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин искәрткәнчә, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) болай дигән: «Ашказаны өч өлешкә бүленә: аларның берсе – ризык, икенчесе – эчемлекләр, әйтик, чәй, өченчесе – һава өчен». «Шунлыктан Яңа ел каникулларында (бу вакытта бөтен кеше өйдә һәм табында ризык күп була) минем үтенечем мондый – артыгын ашамагыз», - диде ул.