«Әйтер сүзем бар» вәгазьчеләр бәйгесендә Мөслим районыннан 4 укучы җиңде
ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте үткәргән «Әйтер сүзем бар» дигән вәгазьчеләр бәйгесендә Мөслим районыннан 4 кеше катнашты. Бу хакта «Мөслим-информ» газетасы яза.
Мөслим политехникумының 3 нче курс студенты Ислам Хәсәнов - I дәрәҗә диплом, Мөслим гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы Асылъяр Хәсәнова - I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Мөслим гимназиясенең 2 нче сыйныф укучысы Фирас Нассер - «Өметле киләчәк» номинациясендә диплом белән, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Хәсәнова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Әлеге чара тәҗрибә уртаклашу, рухи һәм әхлакый тәрбия формулаштыру, татар телен саклау, сөйләм телен үстерү максатыннан оештырылган иде, диелә хәбәрдә.