«Туңган як: Суоми» документаль фильмы беренче тамашачыларга күрсәтелде
Милли китапханәдә «Туңган як: Суоми» документаль фильмы беренче тамашачыларга күрсәтелде. Алар арасында әлеге фильм геройларының берсе – музыкант Дениз Бәдретдин дә бар иде.
«Бездә бар да яхшы, чөнки без тырышабыз да, орышабыз да, эшлибез дә», – дип нәтиҗә ясады Финляндия татары Дениз Бәдретдин фильмны караганнан соң .
Ильяс Гафаров белән Рәдиф Кашапов бу фильмда йөз елдан артык элек Нижгар якларыннан Финляндияга күченгән, ләкин телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап калган татарларны күрсәтә.
Финляндиядә күченгән татарларның бүгенге буыннары әби-бабалары тарихын искә төшерә, бүгенге татар җәмгыяте тормышын тасвирлый, киләчәген фаразлый. Катнаш гаиләләргә татар җәмгыятенең мөнәсәбәте – фильмда күтәрелгән проблемаларның берсе иде.
«Минем сүзләремнән бәлки бераз агрессия дә сизгәнсездер. Татар җәмгыяте башка милләтләр белән кушылган татарларны үзләреннән читкә тибәрде. Ә бит еврейлар алай итмәде – андый гаиләләрне үзләренеке итеп кабул итте. Хәзер Финляндиядә аларның үз мәктәпләре бар», – диде фильмда катнашкан Дениз Бәдретдин, соңыннан үз сүзләренә аңлатма биреп.
«Мин төрле төбәкләрдә татарлар белән очрашканда «Туңган як» фильмының беренче өлешен күрсәтәм. Сезнең рөхсәтегез белән монысын да күрсәтер идем», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Ленария Мөслим.
- 2016 елда дөнья күргән «Туңган як» фильмының дәвамын аның авторлары – Ильяс Гафаров белән Рәдиф Кашапов 2018 елда ук төшергән. Фильм буларак ул яңа гына әзерләнеп беткән.