Белгечләр сатып алучыларның кимүе сәбәпле Россиядә икенчел торакның арзанаячагын фаразлый
Россиядә икенчел торак тиздән арзанаячак, чөнки базарда тәкъдим ихтыяҗдан артып китә, дип яза «Известия» газетасы «Этажи» федераль компаниясенең сатулар буенча директоры Сергей Зайцевка сылтама белән. Аның фикеренчә, бу вазгыять күпмедер вакыт сакланачак, ә февраль аенда ана капиталына ия сатып алучылар торакка ихтыяҗны «кыздырып җибәрергә» мөмкин, аларның чираттагы индексациядән соң активлашуы ихтимал.
Хәзерге вакытта Россиядә икенчел фатирларны сатканда уртача дисконт 5,9-6 процент тәшкил итә, дип искәртте белгеч. Шул ук вакытта, милекчеләр игъланнардагы бәяләрне киметергә әзер түгел әле, алар үз фатирларын кыйммәтрәк хакка сатарга өметләнә.
«Хәзерге вакытта кредит буенча бурычларын ябу өчен яки күчемсез милек бәяләренең алга таба арзанаюыннан курку аркасында милекчеләр ашыгыч рәвештә сатып җибәрергә теләгән фатирлар сатып алучыларда кызыксыну уята. Бу очракта дисконт 20-25 процентка кадәр җитәргә мөмкин», - дип искәртте ул һәм мондый тәкъдимнәр белән күбесенчә шәхси инвесторлар кызыксынуын әйтте. Фатирны сатып алганнан соң алар анда ремонт ясый һәм бәясен арттырып сата, нәтиҗәдә бер объекттан 20-25 процент күләмендә табыш ала.