2023 елда Казан, Чаллы, Арча һәм Тукай районнарында биш яңа мәктәп төзеләчәк
2023 елда Татарстанда биш мәктәп төзү планлаштырыла. Яңа мәгариф учреждениеләре Казан, Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Арча һәм Тукай районнарында ачылачак. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Министр сөйләвенчә, яңа елда республика алты илкүләм проектны һәм дүрт дәүләт программасын гамәлгә ашыруга керешәчәк. Мисал өчен, Татарстанда яңа мәктәпләр «Мәгариф» илкүләм проекты буенча барлыкка киләчәк. Аның буенча Казанда ике яшьләр үзәге өчен җиһазлар сатып алу, шулай ук Чүпрәле һәм Теләче районнарында спорт залларын ремонтлау планлаштырыла.
Тагын 37 мәктәпне республика программасы, ә 31 оешманы «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзекләндерергә җыеналар.