Миңнеханов Сөләймановны Татарстан яшьләр эшләре министры вазифасыннан азат итте
Тимур Сөләйманов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы вазифасыннан азат ителде. Шундый карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Сөләйманов Тимур Җәүдәт улын Татарстан яшьләр эшләре министры вазифасыннан башка эшкә күчүе сәбәпле азат итәргә», диелә документта.
Искәртик, Сөләйманов «Беренчеләр хәрәкәте» («Движение первых») Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде. Ул РФ Президенты Владимир Путин карары белән былтыр төзелгән иде.