Түбән Камада Бакый Урманче исемендәге гимназияне ремонтлауга ярты миллиард сум тотылачак
Түбән Камада Бакый Урманче исемендәге 2 нче номерлы гимназияне ремонтлау өчен 471,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Объектка капиталь ремонт быел ясалачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбе утырышында Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.
"Эшләр барышында фасад төзекләндереләчәк, демонтаж эшләре башкарылачак, түбәсе төзекләндереләчәк, тәрәзәләр һәм ишекләр, инженер челтәрләре алмаштырылачак, җиһазлар сатып алыначак. Әлеге объект - ул үзенчәлекле мәгариф учреждениясе, эскиз карарлары аларның билгеләнешеннән чыгып эшләнергә тиеш," - дип белдерде спикер.
Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте
Булатов сүзләренчә, хакимиятнең төп максатларының берсе булып уңайлы шәһәр мохитен булдыру тора. Бу барлык территория үсешенә яңа импульс бирә.
"Шуңа күрә 2 нче номерлы гимназиягә капиталь ремонт ясау белән беррәттән Бакый Урманче исемендәге сквер булдыру карары кабул ителде. Аны төзекләндерелә торган гимназия территориясе белән бердәм ансамбльдә формалаштыру планлаштырыла" - дип белдерде ул.
2023 нче елда уңайлы мохит булдыру кысаларында шулай ук Кама Аланындагы мәктәп бульварын һәм "Сөенеч" скверын төзекләндерү планлаштырыла.
Моннан алдарак "Татар информ" Түбән Камада 3 миллирд сумга 30 дан артык мәктәп, хастаханә һәм мәдәният объекты ремонтланачак дип хәбәр иткән иде.
Фото: © Түбән Кама районы матбугат хезмәте