Чаллы мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар
Чаллы мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар.
"Челнинские известия" басмасы хәбәр иткәнчә, әгәр дә ата-аналар бүген балаларын мәктәпкә китергәннәр икән, алар өенә кайтарып җибәрелмәячәк. Өйдә калучыларга да килмәгән өчен җәза бирелмәячәк. Алар белән өстәмә дәресләр уздырылырга яисә аларга проект эшләре бирелергә мөмкин.
Һава температурасы -25 градус һәм аннан түбән булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү һәм шәһәр читенә алып чыгу тыела.
- Исегезгә төшерәбез, алдан хәбәр ителгәнчә Татарстанның кайбер мәктәпләрендә каникул язгы каникул хисабына 2 көнгә озайтылды.