Азнакайда ис газы белән агуланган егет белән кызны хастаханәгә салганнар
Азнакайда Нефтьчеләр урамындагы йортта 19 яшьлек кыз белән 22 яшьлек егет ис газы белән агуланган. Бу хакта кичә кичке сәгать 9да ашыгыч хезмәтнең 112 номерына хәбәр иттеләр.
Зыян күрүчеләрнең икесен дә биредәге хастаханәгә китергәннәр. Алар җиңелчә агуланган. Әлеге хәлнең сәбәбе ачыклана. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» Казанда өч баланың ис газы белән агулануы, прокуратура тикшерү башлавы турында хәбәр иткән иде. Кичә республиканың Мөслим районында да ис газы белән агулануның тагын бер очрагы булган. Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр.