Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә өшегән яки бик каты туңган 126 кешегә ярдәм күрсәтелгән
31 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Татарстанда яшәүче 126 кеше каты туңудан һәм өшүдән зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Зыян күрүчеләрнең 95е хастаханәгә китерелгән.
Казанда өч көн эчендә салкыннан зыян күргән 39 кеше ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать иткән.
Наркологлар татарстанлыларны салкын һава шартларында исерткеч эчемлекләр белән җылынмаска өнди. Мондый ысулның ни белән янавы турында белгечләр «Татар-информ»га сөйләде.