Чаллыда коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияне кемнәр алачагы хакында сөйләделәр
Социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина Чаллыда узган матбугат конференциясендә коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидиянең кемнәргә биреләчәге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнлеге хакында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ике субсидия гамәлдә (ул ташламалы статуска ия кешеләргә түләнә). Бу исемлеккә сугыш ветераннары, реабилитацияләнгән һәм ТР дәүләт бүләкләренә лаек булган гражданнар кертелгән. Әлеге документларны Дәүләт хезмәтләре порталы яки матди ярдәм бүлеге аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Икенчесе – аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидия – гражданнарның керемнәренә бәйле. Субсидия алты айга билгеләнә. Әлеге ташлама коммуналь хезмәтләргә түләгәндә чыгымнар керемнәрдән 21 проценттан артып киткән очракта рәсмиләштерелә.
«Субсидияләр бер айга соңрак исәпләнә, ягъни декабрь өчен субсидия Яңа ел бәйрәмнәрендә исәпләнгән иде, ул гражданнарның счетларына 20 гыйнвардан соң киләчәк. Ә коммуналь хезмәтләр счет-фактурасында февраль башына күренәчәк», - дип искәртте спикер.