Диния нәзарәте рус телендә онлайн-мәдрәсә ачылу презентациясенә чакыра
24 гыйнвар көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рус телендә онлайн-мәдрәсә ачылу презентациясенә чакыра.
Әлеге проектны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына йомгак ясап һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында эшләтеп җибәрде.
Проект беренче тапкыр журналистларга 2023 елның 24 гыйнварында тәкъдим ителәчәк. Сорауларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин һәм мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирәчәк.
Презентация 24 гыйнварда сәг. 13.00дә Нәзарәтнең конференцияләр залында узачак. Теркәлү өчен телефон: +79050267138.