Төркиядә Президент һәм парламент сайлаулары 14 майда узачак
Төркиядә Президент һәм парламент сайлаулары 14 майда үтәчәк. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоганга сылтама белән хәбәр итә.
Ул әлеге датаны Бурса провинциясендә яшьләр белән очрашу барышында игълан итте.
Башта сайлаулар 18 июньгә билгеләнгән иде, әмма Эрдоган тавыш бирү алданрак узарга мөмкин дип күп тапкырлар белдерде. Аның партиясендә билгеләп үтүләренчә, сайлаулар июнь аенда булса, ул туристик сезонга туры киләчәк. Шунлыктан аны күчерү яхшырак, диелде.
Сайлау алдыннан үткәрелгән сораштырулар күрсәткәнчә, Президент сайлауларында да, парламентныкында да көрәш киеренке булачак.
Көнбатыш гаммәви мәгълүмат чаралары алда торган сайлауларны соңгы 20 елда Эрдоган өчен «иң зур сынау» дип атый.