Татарстанда республикакүләм «Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе дәвам итә
Илһам Шакировның якташлары җырчының исемен һәм ул башкарган җырларны мәңгеләштерү максатыннан «Илһам чишмәсе» дип исемләнгән төбәкара җыр бәйгесе оештыра. Ул быел 3 нче тапкыр уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу бушлай. Катнашучыларның рөхсәт ителгән яше: 6 яшьтән 21 яшькә кадәр. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2023 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Бәйгенең нигезләмәсе белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.