Кыргызстанның Россиядәге илчелегенең киңәшчесе Татарстанның Кукмара районында булды
Кыргызстанның Россиядәге илчелегенең киңәшчесе Эрмек Кыштобаев Татарстанның Кукмара районында эш сәфәрендә булды. Очрашу бөек язучы Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.
Шушы көннәрдә ул Казанда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашты. Очрашуда бөек язучы Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына багышланган чаралар уздыру турында сөйләштеләр. Чыңгыз Айтматов Кыргызстанда туган булса да, аның тамырларында татар каны да ага. Чөнки язучының әнисе ягыннан бабасы Мәчкәрә авылында туган.Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.
Кунак Кукмараның «Туган якны өйрәнү» музеенда булды. Музей хезмәткәре Эльвира Хәсәнова Ишмән шәҗәрәсе турында сөйләде. Язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым ягыннан Үтәмешләр нәселенә барып тоташуын нәкъ менә Ишмән шәҗәрәсе раслый.
Аннары ул 2008 елның октябрендә Чыңгыз Айтматов исеме бирелгән Кукмара беренче гимназиясе музеена юл тотты. Гимназия Чыңгыз Айтматовның тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча күпкырлы эш алып бара. Музей фонды язучы белән бәйле экспонатлар белән тулыландырыла.
Гимназия музеенда булганнан соң, Эрмек Кыштобаев Чыңгыз Айтматов һәм аның әнисе һәйкәленә чәчәкләр салды. Эрмек Кыштобаевның сәфәре Мәчкәрә авылында дәвам итте. Биредә ул Мөнир хәзрәт Йосыпов белән бергә тарихи мәчеттә, борынгы зиратта булды. Кунакны шулай ук элек Чыңгыз Айтматовның бабасы Хәмзәнең йорты урнашкан урынга да алып бардылар. Хәзер биредә Мөнәвәрә һәм Назим Хәкимовлар яши.
«Билгеле булганча, Татарстан - бөек язучы, фикер иясе, дөнья әдәбияты классигы Чыңгыз Айтматов өчен тагын бер туган җир. Сезнең районга килүемә бер дә үкенмәдем. Бу - күренекле кешегә зур игътибар биргән музей хезмәткәрләренең, район җитәкчелегенең зур хезмәте», - диде Эрмек Кыштобаев.