Чаллыда яшәүчеләр хәрбиләргә гуманитар йөк һәм машиналар җибәрде
![Чаллыда яшәүчеләр хәрбиләргә гуманитар йөк һәм машиналар җибәрде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/1/22/d878cf794ff529a8752d769fc412bde4.jpg)
Бүген Чаллыдан хәрбиләргә һәм Татарстан шефлыкка алган шәһәрләргә ике фура гуманитар йөк, трактор, УАЗ һәм КАМАЗ машиналары җибәрелде.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гадәттәгечә беренче булып йөкне илтүче машина йөртүчеләр белән исәнләшеп, хәлләрен сорашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
«Бүген Чаллыдан илебез хәрбиләренә чираттагы шефлык һәм гуманитар ярдәм җибәрәбез. Шәһәр халкына, «КАМАЗ» ГАҖнә, шәхсән Сергей Когогинга рәхмәт. Ул безнең тәкъдимнәрне хуплый, ярдәм итә. Безнең яндагы ТР Дәүләт Советыһәм шәһәр Советы депутатларына да рәхмәт. Алар финанслары һәм күркәм гамәлләре белән гуманитар йөк колоннарын формалаштыруга зур өлеш кертә», – диде мэр.
Наил Мәһдиев Лисичанскта эшләүче «Приют человека» проекты җитәкчесе, эшмәкәр Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге волонтерлар командасы эшчәнлеген дә искә алды.
5 мең кешене кайнар ризык белән тәэмин итү өчен Гатин командасына башкарма комитет азык-төлек җибәрә. Шәһәр җитәкчесе бу эшнең киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте.
Сүз уңаеннан, махсус хәрби операция башланганнан бирле Чаллыдан Донбаска 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды.