Песков өлешчә мобилизация турындагы указның ни өчен әле һаман да гамәлдә булуын аңлатты
Гражданнарны хәрби хезмәткә чакырудан тыш, өлешчә мобилизация РФ Кораллы көчләре алдында торган максатларга ирешү өчен кирәкле башка чараларны да үз эченә ала, шунлыктан аны үткәрү турындагы указ әле һаман да гамәлдә. Россия дәүләте башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Бу хәрби хезмәткәрләр алдында торган бурычларның үтәлеше белән бәйле. Әлеге җәһәттән указ гамәлдә булуын дәвам итә», - диде Кремль вәкиле.
Ул РФ Кораллы көчләрендә Саклану министрлыгы тарафыннан билгеләнгән күләмдә хәрбиләр туплану сәбәпле, хәрби хезмәткә чакырылышның тәмамлануына игътибар юнәлтте.
Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябреннән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде. РФ Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, иреклеләр һәм резервтагыларны да исәпкә алып, бу чорда 318 мең кеше хәрби хезмәткә озатылды.
Псков өлкә җыены депутаты Артур Гайдукның дәүләт башлыгына Россиядә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында указ чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итүе хакында гаммәви мәгълүмат чаралары элегрәк язып чыккан иде. Ул алган җавапта «мобилизация турындагы указның гамәлдә булуы дәвам итә» диелде. Кремльдә указ чыгару турындагы үтенечкә бу мәсьәләдә инде «нокта куелды» дип искәрттеләр.