Казанда эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга кадәр кимегән
Татарстан башкаласында теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе узган елның башындагы белән чагыштырганда 1,5 тапкыр кимегән һәм тарихи минимумга җиткән. 2023 ел башында әлеге күрсәткеч шәһәрдәге эшче көчләрнең гомуми санының 0,49 процентын тәшкил иткән. Казанның Мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, санкцияләр басымы һәм чит ил бизнесы илдән китү аркасында туган икътисади вазгыятькә дә карамастан, республика башкаласында хезмәт базарындагы хәл 2022 ел дәвамында тотрыклы булып калды.
«Казанда эшсезлекнең арту тенденциясе күзәтелми. 2022 елда шәһәрдә эшче көчләр саны 643,3 мең кеше тәшкил итте, бу 2021 елдагы күрсәткечләрдән 2,1 мең кешегә артыграк. 2023 ел башында теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләрнең гомуми санының 0,49 процентын тәшкил итте, бу узган елгы күрсәткечләрдән 1,5 тапкыр азрак. Эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга җитте», - дип искәртте Муллин.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанда һәр эшсез кешегә 5 вакансия туры килә.