Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» форумының республика оештыру комитетын раслады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади саммитын үткәрү һәм аңа әзерләнү буенча республика оештыру комитетын төзү турындагы указны имзалады. Указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Республика оештыру комитетының утырышлары ихтыяҗ булган очракта (әмма кварталга бер тапкырдан да кимрәк түгел) үткәрелә», - диелә указның нигезләмәсендә.
Рөстәм Миңнеханов – оештыру комитетының рәисе, Премьер-министр Алексей Песошин һәм ТР Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров аның урынбасарлары итеп билгеләнде. Оештыру комитеты составына шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина (секретарь), министрлар һ.б. керде.
РФ Президенты Владимир Путин 17 гыйнварда имзалаган указ нигезендә Казанда икътисади форум ел саен үткәреләчәк.