Казанга юл тоткан алты рейс томан аркасында запас аэродромнарга киткән
Уңайсыз һава шартлары аркасында Казанга юл тоткан берничә рейс запас аэродромнарга китте. Бу хакта «Татар-информ»га «Казан» халыкара аэропорты матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.
Минераль Сулар, Новосибирск, Уфа, Чиләбе, Калининград һәм Сочидан очучы экипаж командирлары Самара һәм Ульяновск шәһәрләрендәге запас аэродромнарга китәргә карар кылган.
«Пассажирлар белән авиакомпания вәкилләре Федераль авиация кагыйдәләре нигезендә эшли», – дип аңлатты Гатауллин.