Миңнеханов ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткән өчен Путинга рәхмәт әйтте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү һәм оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт белдерде. Искәртеп узабыз, мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия әлеге дата узган ел федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде.
Мәскәү Кремлендә узган очрашуда катнашучылар Россия һәм мөселман дөньясы арасында бәйләүче чылбыр буларак Татарстан алып барган эшкә тукталды. Әйтик, Рөстәм Миңнеханов федераль дәрәҗәдә үткәреләчәк «Россия – Ислам дөньясы» һәм KazanSummit төркеме эшчәнлеге турында сөйләде. Моннан тыш, ул 2022 елда Казанның Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр башкаласы статусында чыгыш ясавын искәртте.
«Һәм, әлбәттә, ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткән өчен сезгә зур рәхмәт», - дип өстәде ул, дәүләт башлыгына мөрәҗәгать итеп.