Миңнеханов ике елда ятимнәрне һәм күп балалыларны торак белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде
Татарстанда халыкның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әйтик, ел саен күп балалы гаиләләр һәм 600 ятим бала яңа фатир ачкычлары ала. Бу җәһәттән чират зур түгел, якындагы ике елда ул тулысынча бетәчәк, диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның соравына җавап биреп.
«Минем уйлавымча, чират бик зур түгел, тагын ике елдан ул бетәчәк», - дип искәртте ул.
Миңнеханов Татарстанда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы дәвам итүен искәртте – бүгенге көндә 841 кеше яңа фатир алган инде.
«Яшь гаиләләр, торак сертификатлары программасы. Боларга ихтыяҗ бик зур, без аларны контрольдә тотабыз», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Президенты.