Азнакайда Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган кичә булды
Әлфия Авзалованың туган көне уңаеннан Азнакайның Чубар Абдул мәдәният йортында легендар җырчыны - «Моң патшабикәсен» искә алу кичәсе узды.
Кичә дәвамында авыл халкы Әлфия Авзалованың тормыш һәм иҗат юлы белән танышты. Кунаклар халык күңеленә кереп калган җырларны башкарды. Шулай ук биредә Әлфия Авзалова тормышына багышланган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Бу хакта «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
«Һәр халыкның аерым бер мәхәббәт белән яраткан шәхесе була. Татар музыкасы дөньясында хатын-кызлардан Әлфия Авзалова нәкъ менә шундыйлардан. Ул - халык мәхәббәтен яулаган легендар җырчы», - диде чараны оештыручы Чубар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Әхмәтшина.