Түбән Камада үзмәшгульләр саны 40 процентка арткан
2023 елда Түбән Камада үзмәшгульләр саны 39,4 процентка арткан. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илназ Мөхәмәтҗанов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә белдерде.
Шулай итеп, белгечләр тарафыннан «үзмәшгульләр» категориясенә ярдәм итү буенча юл картасы эшләнде. Традиция буенча алар үз продукциясен шәһәр ярминкәләрендә һәм бәйрәм чараларында күрсәтә. Моннан тыш, үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен мастер-класслар һәм укулар уздырыла. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Быел Түбән Кама товар җитештерүчеләре санын арттыру, шулай ук онлайн-сәүдәне үстерү өстенлекле бурычларның берсе булып тора.