Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге: Коронавирусның дельта-штаммы юкка чыкты диярлек
Covid-19 очракларының 97 процентында чир симптомнарсыз уза, яисә аның билгеләре сулыш юллары инфекциясенә (ОРВИ) охшаш. Быел коронавирус белән авыручылардан алынган анализлардан күренгәнчә, «Омикрон»ның өстенлек итүе билгеле.
Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул турыда сөйләде.
«Коронавирусның дельта-штаммы юкка чыкты диярлек. Сирәк «Кентавр» һәм «Цербер» төркемчәләре очрый», – дип өстәде ул.