Түбән Камада «татар» батальонының 19 солдатын искә алачаклар
31 гыйнварда Түбән Кама шәһәре зиратында, туганнар каберлеге янында, 80нче аерым чаңгы батальоны солдатларын искә алуга багышланган митинг узачак. Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта белдерде.
«Вакыт хакимлегеннән азат вакыйгалар да, кеше хәтерендә мәңге кала торган геройлар да бар. Бөек Ватан сугышы безнең һәркайсыбыз өчен шундый вакыйга булды. Иртәгә Түбән Камада без сугышта һәлак булган геройларны искә алачакбыз һәм истәлекле датаны билгеләп үтәчәкбез – 2020 елның 31 гыйнварында Түбән Камада масштаблы чара – митинг булды һәм 80нче чаңгы батальонында дошманга каршы көрәшкән 19 солдатның җәсәде туганнар каберлегенә җирләнде», - диде ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, Түбән Камада яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия бу көндә Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар хөрмәтенә чорлар элемтәсе яңадан торгызылган. Аларның исемнәрен обелискка уеп язганнар.
Батальон 1941 елның 11 декабрендә Казанда оештырыла, төп составка Татарстан, Башкортстан, Казан һәм Чаллы солдатлары керә – аңа «татар» батальоны дигән рәсми булмаган исем бирәләр. Великие Луки янындагы бәрелештә һәлак булган сугышчылар җирләнгән урынны Түбән Кама эзтабарлары тапкан.