Миңнеханов «Татармультфильм»ының «Алты хәреф» проекты турында сөйләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татармультфильм»ның «Алты хәреф» дип аталган проекты турында сөйләде.
«Татар хәрефләре рәвешендәге персонажлар халык мәкальләрен сөйли! Бик кызык булып чыкты», - дип язган Телеграм-каналында республика җитәкчесе.
Ул шулай ук язылучылардан нинди татар халык мәкальләрен белүләрен сораган.