Тукай клубында шагыйрә Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган балалар бәйгесе булды
Казанда Тукай клубында шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың иҗатына багышланган балалар конкурсы үтте. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.
«Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган шагыйрә, балалар әдибе, журналист Йолдыз Шәрәпованың иҗатына багышланган балалар конкурсы үтте. 4-6 яшьлек бакча балалары, 1-4, 5-7 сыйныф укучылары бүленеп Йолдызның шигырьләрен сөйләделәр», диелә бу хәбәрдә.