Шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә мактаулы исем бирелде
Шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Мактаулы бүләкне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Каләмдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз!» – дип яза ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.