Менделеевск районындагы авылда шәхси йортта янгында өлкән яшьтәге хатын үлгән
Бүген Татарстанның Менделеевск районы Илнәт авылында янгын чыккан. Бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына иртәнге 8 сәгатьтә хәбәр иткәннәр.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кирпечтән төзелгән бер катлы шәхси йорт янган. Шаһит, 86нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгәнче үк, ут капкан йортның тәрәзәсеннән өлкән яшьтәге хатынны алып чыккан. Кызганычка, ашыгыч ярдәм медиклары аның үлемен раслаган.
Янгын 7.45 сәгатьтә локализацияләнгән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.