Миңнеханов Татарстанның Гаилә кодексына үзгәрешләр кертте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында» гы Татарстан законына үзгәрешләр кертү турындагы законга имза куйды. Бу документ республика җитәкчесенең сайтында чыкты.
Үзгәрешләр уллыкка һәм кызлыкка алынган балаларны, шулай ук опекада яки попечительлектә булган балаларны (тәрбиягә алган гаиләне дә кертеп) мәктәпләргә кабул итүнең яңа кагыйдәләрен раслый. Хәзер алар абыйсы яки апасы, үги туганы төп гомуми белем бирү программалары буенча укый торган мәктәпкә өстенлекле кабул итү хокукына ия.
Мәгариф оешмасына конкурс яисә шәхси сайлап алу нигезендә кабул ителә торган очраклар искәрмә булып тора.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, депутатлар Татарстан Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын ТР Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында кабул итте.