Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән Гафур Гыймадиев истәлегенә Сабада хәтер кичәсе булды
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне якынлашканда Саба районы Татар Икшермәсе авылы клубында Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән Гафур Гыймадиев истәлегенә «Сагыналар сине дусларың» дип аталган хәтер кичәсе үткәрелде.
Чараны мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаев әзерләде, оештырды һәм алып барды. Искә алу кичәсенә Гафур Исмәгыйль улының авылдашлары, сыйныфташлары, дуслары, әфган сугышы ветераннары килгән иде. «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе коллективы чыгыш ясады. Бу турыда «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Гафур Гыймадиев армиягә 1980 елның 18 октябрендә алынган. Башта Үзбәкстанның Сәмәрканд, Термез шәһәрләрендә булган. Шул ук елның 26 декабрендә Татар Икшермәсе егете хезмәт иткән частьны Әфганстанга кертәләр. Гафур реактив артиллерия коралында төбәүче булып хезмәт итә. Таулар илендәге кырыс шартлар, баш очында сызгырган пулялар, мина шартлаулары аның рухын сындыра алмый. Батырлыгы өчен медальләр белән дә бүләкләнә.
1982 елның 12 декабрендә кайтып, Карелия шахталарында эшли. Аннан соң гомерен туган авылында хезмәткә багышлый. «Икшермә» совхозында тракторда эшли. «Мөхәммәтшин» хуҗалыгында сыер саву операторы вазифасын башкара.
«Бик әйбәт кеше, яхшы эшче иде. Андый кешеләр сирәк туа. Ни кызганыч, авыруы аннан көчлерәк булып чыкты. Онытмыйбыз, яхшы яктан гына искә алабыз»,– дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин кичәдә.
Иренең тормыш юлы, игелекле эшләре хатыны Рушания ханымның чыгышында да ачылды.
Гафур Гыймадиевның арабыздан киткәненә июльдә 7 ел була икән. Улы һәм кызы үсеп җитеп тормышта үз юлларын тапканнар.