Айдар Җаббаров Камал театрында Илгиз Зәйниевнең «Ситса туй» пьесасын куячак
Камал театрында Илгиз Зәйниевнең «Ситса туй» пьесасы укылган. Комедияне Айдар Җаббаров куячак.
«Спектакльнең рәссамы - Булат Ибраһимов, яктылык буенча рәссам - Ольга Окулова, хореограф - Софья Гуржиева», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артистлары - Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов, Алмаз Сабирҗанов, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров, Ришат Әхмәдуллин; Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гюльвердиева, Алинә Мөдәрисова, Айгөл Шәкурова, Ләйсән Гатауллина һәм Рәйхан Габдуллин.
Илгиз Зәйниев үзе әлеге пьесаны 2021 елда Минзәлә театрында сәхнәләштерде. Пьеса Минзәлә театры соравы буенча махсус язылган. Ул әле дә театр репертуарында.