Россия Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәмгә табиблар бригадасы җибәрә
Россия медицина белгечләре бригадасы Төркиягә китте, анда алар 6 февральдә җир тетрәү вакытында зыян күргән кешеләргә ярдәм итәчәк. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, командага 11 табиб кергән: травматологлар, нейрохирурглар, хирурглар һәм балалар хирурглары, анестезиологлар һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының төп үзәкләренең башка белгечләре.
Искәртеп узабыз, Төркия һәм Сирия чигендә булган көчле җир тетрәү вакытында 7 меңнән күбрәк кеше һәлак булды, яраланучылар саны 40 меңнән артып китә. Россия Президенты Владимир Путин Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоганга ярдәм тәкъдим итте. Шул ук көнне җир тетрәүдән килгән бәла-казаларны бетерүгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бригадасы кушылды.