Казан үзәгендә биш машина бәрелешкән, бер кеше зыян күргән
Бүген Татарстан башкаласы үзәгендә зур авария булган. Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га шул турыда сөйләделәр.
Универсиада проспекты һәм Вишневский урамы чатында берьюлы биш җиңел автомобиль: «BMW», «Renault», «SKODA», «Nissan» һәм «Opel» бәрелешкән.
Социаль челтәрләрдәге кадрларда күренгәнгәнчә, берничә машинага җитди зыян килгән.
Якынча мәгълүматларга караганда, авариядә «Opel»машинасы йөртүчесе зыян күргән. Башы җәрәхәтләнгән ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш мие селкенгән дигән шик бар.
Беренчел мәгълүматларга буенча, имин дистанцияне сайламаган «BMW» шоферы юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булырга мөмкин.