Азәрбайҗанда татарлар белән бәйле тарихи урыннарда квест ясадылар
Шушы көннәрдә Азәрбайҗанда яшәүче ватандашлар Бакуның танылган урыннары буйлап интерактив квест-йөрүдә катнашты. Ул урыннарның тарихы күренекле татарларның исемнәре белән тыгыз бәйләнгән.
Катнашучылар командаларга бүленеп, Бакуда яшәгән һәм иҗат иткән атаклы татарлар тарихы белән бәйле төрле урыннарны тапты. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.
Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге оештырган квест бик мавыктыргыч һәм кызыклы узды. Уен барышында катнашучылар Азәрбайҗан татарлары тарихы турында күп яңа мәгълүмат алды, диелә хәбәрдә.