Чирмешәндә мишәрләр фестивале була
![Чирмешәндә мишәрләр фестивале була](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/2/8/0f763d2a0bfb5cc05e86efa7fd36a54c.jpg)
Чирмешәндә «Мишәр FEST» мишәр мәдәнияте республика бәйрәме үтәчәк. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
«Мишәр мәдәниятенә багышланган бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез. Анда «Крис», «Подгорный» биюләренең дә бәйгесе булачак. Шулай ук урамда иң зур җәймә пешереп күрсәтергә дә ниятлибез», - диде район мәдәният йорты директоры Альмир Жораев.
2022 елда район мәдәният хезмәткәрләре республика, Бөтенроссия, хәтта халыкара дәрәҗәдәге дистәләгән бәйгеләрдә үзләрен таныткан.
Җыелышта катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов мәдәният хезмәткәрләренең эшенә уңай бәя бирде.