Төркиядә җир тетрәү вакытында һәлак булган кешеләр саны 16 меңгә кадәр арткан
Төркиядә җир тетрәүләр корбаннары саны арта. Һәлак булган кешеләр саны соңгы дүрт сәгатьттә 14 104тән 16 170кә кадәр артты. Яралылар саны да шулай ук 200 кешегә күбәйде. Бу хакта Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта һәлак булучылар саны 16 170 булган, 64 194 кеше яраланган», - дип хәбәр итте Төркия Президенты Османие провинциясендә булганда. Анда табигый катаклизм аркасында 34 бина җимерелгән.
6 февральдә Төркиядә һәм Сириядә 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Ул 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү, диде Эрдоган.
Күп илләр, шулай ук Россия дә зыян күрүчеләргә ярдәм җыя башлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиядә яшәүчеләр өчен Казанда гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты. Гомумән алганда, республикада бер тәүлектә 157 мең сумнан артык акча җыелды.