Һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына ярдәм итү турындагы закон кабул ителде
Бүген Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта үз бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тормыш иптәшләренә социаль ярдәмнең максималь чараларын билгели торган закон кабул итте. «Ветераннар турында» законга төзәтмәләр кертеләчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Әлеге чара «һәлак булган сугышчан хәрәкәтләр ветеранының кабат гаилә кормаган хатынының социаль якланган булу дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», дип төгәлләштерелә. Алар айлык акчалата түләүләр алачак.
Хәзер, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең хатыннары балалары белән генә түгел, гаиләнең башка әгъзалары белән дә яшәгән очракта, (мисал өчен, ата-аналары белән) закон аларга ялгыз яки балалар белән генә яшәүче тол хатыннарга ярдәм итү чараларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирми.
Парламентарийлар, шул исәптән Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Думаның барлык фракцияләре лидерлары төзәтмәләрне депутатлар каравына кертте.