Россия мөселманнары Диния нәзарәте Хөсәен Фәезхановның тууына 200 еллыгына чаралар әзерли
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдинның хәер-фатихасы белән 2023 елда Россиянең күренекле мөселман теологы һәм тарихчысы Хөсәен Фәезханов (1823-1866) тууына 200 ел булуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелә. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.
8 февральдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов рәислегендә оештыру комитетын формалаштыруга һәм әлеге мөһим вакыйга хөрмәтенә үткәреләчәк чараларның бердәм исемлеген әзерләүгә багышланган эшлекле киңәшмә узды.
Ел дәвамында Россиядә мөселман оешмалары активы арасында Хөсәен Фәезхановның шәхесен һәм мирасын популярлаштыруга юнәлдерелгән фәнни конференцияләр, фәнни тикшеренүләргә ярдәм итү, китап бастыру, агарту акцияләре, күргәзмәләр, конкурслар үткәрү планлаштырыла.
Бәйрәм кысаларында шулай ук бу күренекле галимнең иҗади һәм фәнни язмышының төрле этапларын сурәтләгән матур рәсемнәр сериясе күрсәтеләчәк.