Аксубай районында «Татарстанда «Россия чаңгы юлы» ярышларында меңнән артык кеше катнашты
Аксубай районында «Татарстанда «Россия чаңгы юлы» ярышларына 1300дән артык кеше катнашты. Мәктәп укучылары, эшләүче яшьләр, өлкәннәр, пенсионерлар, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар районның төп чаңгы юлына басты.
Шулай ук Нурлат районыннан кунаклар һәм иҗтимагый оешмалар, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре дә катнашты. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Камил Гыйльманов мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Сез чаңгы спортының нәрсә икәнен беләсез – бу барыннан да элек сәламәтлек. Спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен авырулар куркыныч түгел, алар нык, энергияле. Безнең спортчылар төбәктә иң яхшылар рәтендә – бу өлкән буын тренерларның тырышлыгы, казанышы. Безнең яшьләребез дә перспективалы, алардан да яхшы нәтиҗәләр көтәбез. Чаңгы юлында уңышлар, яхшы ял телим! «Стартка!», дигән команда бирәм», – диде ул.
Йөзләгән катнашучы алга омтылды – беренче гомуми старт дулкынландыргыч һәм мавыктыргыч булды. Аннары бер-бер артлы яшь категорияләре буенча йөгерделәр. Чираттагы чаңгычылар партиясе стартка әзерләнгәндә, инде алдагы стартлардан чаңгычыларны финишта каршы алдылар, җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәрен атадылар.
Чаңгы ярышлары өч сәгатькә якын узды. Призерларны чаңгы базасы каршындагы мәйданда бүләкләделәр. Биредә күмәч белән кайнар чәй эчәргә, карабодай боткасыннан авыз итәргә була иде – Аксубай техникумы «Татарстанда «Россия чаңгы юлы»н әнә шулай хуплады.
Шулай ук район спортчылары өчен җан атарга «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы вәкилләре әләмнәр белән килде. Камил Гыйльманов барлык спортчыларга да ярышларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде, бу көн истәлеге итеп һәр призерга грамоталар, чаңгы башлыклары һәм номерлар тапшырды.
Бүген чаңгы ярышлары шулай ук районның авыл җирлекләрендә дә узды.