Татарстан мөхтәсибәтләре Сириядә һәм Төркиядә җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм итә
Татарстан мөхтәсибәтләре Сириядә һәм Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәмгә ашыкты. Республикабызның Буа, Лаеш, Чистай, Алабуга, Әлмәт кебек мөхтәсибәтләре, шулай ук «Ярдәм» хәйрия фонды зур күләмдә акчалата һәм кирәк-яраклар белән ярдәм җыю акцияләре оештырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Буа мөхтәсибәте каршындагы «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фонды бер атна эчендә 90 мең сумга якын акча җыйган. Лаеш мөхтәсибәте район халкы һәм авыл мәхәлләләре ярдәме белән барлыгы 1237777 сумлык гуманитар ярдәм туплаган. Әлеге акчага фаҗигадә зыян күрүчеләргә беренчел кирәк-яраклар (йокы капчыклары, термослар, җылыткычлар, портатив телефон зарядкалары, балалар ризыгы һ.б.) сатып алынган.
Сириядә һәм Төркиядә җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм оештыру хакында Чистай мөхтәсибәте дә игълан итте. Акча җыю ике атна дәвамында барачак. Әлеге акцияне мөхтәсибәт Чистай хакимияте белән бергәлектә алып бара.
Фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә шулай ук Алабуга мөхтәсибәте дә кушылды. Әлмәт мөхтәсибәте «Ансар» хәйрия фонды белән берлектә җир тетрәүдә зыян күрүчеләр өчен кирәк әйберләр җыя. Барлык җыелган гуманитар ярдәм Казанга консуллыкка илтеп тапшырылачак. Шулай ук акчалата ярдәм кабул ителә.
«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды исә, киемнәр җыеп Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына илтеп тапшырды, диелә хәбәрдә.