Кариев театры инсценировкалар ясау буенча лаборатория оештырырга тели
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры инсценировкалар ясау буенча лаборатория булдырырга тели.
Театр директоры Луиза Шарова сүзләренчә, проектны быел башларга уйлыйлар. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләде.
«Проект идеясе барлыкка килгәннән бер елдан артык вакыт үтте. Инсценировкалар буенча лаборатория булыр дип уйлыйбыз. Ул «Караш» дип аталачак. Хәзерге вакытта ниезләмәсен әзерлибез, белгечләрне сайлыйбыз. Мәктәп дәреслекләренә кергән татар классик әсәрләренә инсценировка ясар өчен авторларны туплаячакбыз. Башта ул киңрәк форматта булыр, драматургия кануннарын аңлатырбыз, лекторийлар циклы булыр. Аннан соң, берничә авторны сайлап алып, алар белән эшләрбез, дип уйлыйм», – дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр өчен инсценировкалар эшләнеләчәк.