Мурманскида Муса Җәлилгә багышланган кичә булды
Мурманск өлкәсенең балалар-яшүсмерләр китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган кичә булды. Анда 40нчы гимназия укучылары һәм бөек шагыйрьнең иҗатын яратучылар катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар шагыйре Муса Җәлилнең тормыш юлы - совет патриотының драматик язмышы үрнәге. Аның тормышының һәм иҗатының төп сыйфатлары - эчкерсезлек һәм тормыш сөючәнлек. Ул эзәрлекләү елларында, иректә һәм әсирлектә, тормышта һәм үлемдә үзенә тугры калды. Аның шигырьләрендә анага, хатын-кызга, Ватанга, кешеләргә, үз эшенә мәхәббәт өстенлек итә.
Биредә шагыйрь кызы Чулпан Җәлилова биргән интервьюның видеоязмасы күрсәтелде. Чарага әзерләнгәндә Муса Җәлилнең апалары Зәйнәб белән Хәдичәнең Киров шәһәрендә яшәве ачыкланды.
Анда катнашучылар арасында Муса Җәлилнең татарча шигырьләрен ишетү өчен уникаль мөмкинлек бар иде. Шигырьләр дөньяның 56 теленә тәрҗемә ителгән.
Чарада катнашучылар бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы сораулар бирде.
Мурманск шәһәренең «Якташ» татар-мәдәни җәмгыяте чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашучыларга рәхмәт белдерә, диелгән хәбәрдә.