Курган өлкәсендә «Уйна, гармун!» татар гармунчылары фестивале булды
Курган өлкәсе Халык иҗаты йортында үзешчәннәр арасында «Уйна, гармун!» татар гармунчылары фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызылбай авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Әлмән, Сафакүл (он-лайн), Шадринск, Шатрово округлары һәм Шадринск шәһәре гармунчылары чыгыш ясады.
Фестиваль кунакларын гармунда һәм баянда уйнап каршы алды. Шулай ук уен кораллары һәм милли аш-су күргәзмәсе, фестивальдә катнашучы «Изге ай» вокал төркеменең декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре дә тәкъдим ителде.
Фестиваль һәвәскәрләр арасында гармунда һәм баянда уйнау сәнгатен популярлаштыру, инструменталь фольклор һәм мәдәният традицияләрен саклап калу һәм үстерү максатыннан үткәрелде. Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чараны оештыручылар һәм иганәчеләр - «Урал арты татарлары» Курган төбәк иҗтимагый оешмасы Курган өлкәсе татар мәдәнияте үзәге, ЛДПР партиясекнең Курган төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе, Шатрово муниципаль округы администрациясе, Кызылбай мәдәният йорты.