Тубыл шәһәрендә “Бишек җырлары”на багышланган чара узды
Тубыл шәһәре тарих–архитектура музей тыюлыгындагы Наместник сараеның Себер белән идарә итү тарихы музее комплексында «Бишек җырлары»на багышланган чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара барышында шәһәрнең иҗтимагый «Ак калфак» оешмасы рәисе Айсылу Юнусова, оешма вәкилләре Равиля Фазылова, Нәсимә Корманова бишек җырларының тарихы белән таныштырды. Алар Тубыл районнарында урнашкан татар авылларында җырланган бишек җырларының эчтәлеге, баланы күз тиюдән саклау йолалары турында сөйләде.
Наместник сараеның Себер белән идарә итү тарихы музее комплексы мөдире Гөлнара Мадиева исә, кызыклы экскурсия үткәрде. Бишекләрне бизәүче кечкенә мендәрләр, сувенирлар эшләүләре турында да сөйләде, диелә хәбәрдә.