Казахстанда Муса Җәлил һәм Илһам Шакировны искә алу кичәсе узды
15 февральдә «Хак» Иртыш буе татар-башкорт ассоциациясе, шәһәр мәдәният сараеның «Иртыш моңнары» татар халык ансамбле, «Истәлек» фольклор-этнографик ансамбле, татар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Быел очрашу мәктәпнең Татарстан Республикасы бүләк иткән яңа бинасында узды. Кичәдә студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты», диелә хәбәрдә..
Чарада катнашучылар Муса Җәлилнең тәрҗемәи хәле һәм батырлыгы турында белде, аның шигырьләрен тыңлады, шагыйрь иҗаты белән танышты. Шулай ук «Гөрләвек» ансамбле башкаруында җырлар яңгырады. Е.Титаев сүзләренә Г.Ахунҗанов язган «Муса Җәлил турындагы җыр»ны София Әбүзәрова, Миндияр Ахунҗанов, Роксана Исхакова һәм Дамир Мифтахетдинов башкарды.
Очрашуда катнашучылар Илһам Шакировның биографиясе, җырчы тормышындагы кызыклы фактлар белән танышты, аның башкаруындагы җырларның язмасын тыңлады, диелә хәбәрдә.