Рөстәм Миңнеханов Татарстанда студент отрядлары барлыкка килү турында сөйләде
![Рөстәм Миңнеханов Татарстанда студент отрядлары барлыкка килү турында сөйләде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/2/17/57b8fa56329a154a849d1adfef22c2ac.jpg)
Бүген Россиядә Студентлар отряды көне билгеләп үтелә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында Татарстанда (ул вакытта ТАССРда) әлеге хәрәкәтнең ничек барлыкка килүе турында сөйләде.
«Кадрларда – Татарстанда оешкан беренче төзелеш отрядларының архив фотолары. Безнең заманда студентлар катнашмаган бер генә хәлиткеч төзелеш тә булмагандыр! Бүген дә актив егет-кызларның күп булуы куандыра!» - диелә «Советская Татария» газетасында чыккан фотолар һәм мәкаләләр урнаштырылган хәбәрдә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары оешуга 60 ел тула. Ул әлеге хәрәкәттә катнашучыларны шушы вакыйга белән котлады.