Казанда «Илшат Гәрәйхановның соңгы сугышы» дигән документаль фильм тәкъдим ителде
Казанда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулуга багышланган «Илшат Гәрәйхановның соңгы сугышы» дигән документаль фильм тәкъдим ителде. Картинаны карарга шәһәр мәктәпләренең кадет сыйныфларында укучыларны, Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләрне һәм «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге әгъзаларын чакырганнар иде. Чарага шулай ук әфган сугышы ветераннары һәм әлеге вакыйганың шаһитлары җыелды.
Картина гражданнар күчергән акчага төшерелгән һәм Татарстанның Мамадыш районында туып үскән, 1982 елның августында Әфганстанның Бамиан провинциясендә хәбәрсез югалган 357нче парашют-десант полкы рядовое Илшат Гәрәйхановка багышланган.
Фильмның режиссеры – Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, Антарктидага оештырылган ике экспедициядә катнашкан Евгений Барханов.
Россия Мөселман фонды Гәрәйхановны эзләү һәм тану буенча зур тикшеренү эше башкарган. Бу хакта журналист, Россия мөселманнары Хәйрия патриотик фондының хәбәрсез югалганнарны эзләү төркеме әгъзасы Дмитрий Киселев сөйләде.
«Гәрәйханов һәлак булган урынны таптык. Бу эштә эзләү төркеменә әфган кешеләре дә ярдәм итте, кыр командирлары да аның нәкъ менә биредә җирләнүе турында мәгълүмат бирде. Хәзер бу урында юл салынган. Әлеге вакыйгалардан соң 36 ел узды һәм биредә һәлак булган солдатны табуы мөмкин түгел. Кызганыч, экспертиза үткәреп булмады, әмма Гәрәйхановның Ватанына хыянәт итмәве һәм соңгы сулышына кадәр иленә тугры булып калуы расланды. Үзе үлгәннән соң Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителә», - дип сөйләде ул.
Дмитрий Киселев тумышы белән Татарстаннан булган ике солдатның (Чаллыдан Юрий Быков һәм Актаныш районыннан Хәмбәл Гамбәров) әле һаман да хәбәрсез югалганнар рәтендә булуын әйтте. Аларны эзләү дәвам итә, соңгы көрәш урыны ачыкланган инде.